Үзен “Сөргендәге Татарстан хөкүмәте” дип танытучы төркем Әсир милләтләр атналыгы уңаеннан чара уздырды



Үзен “Сөргендәге Татарстан хөкүмәте” дип танытучы төркем Әсир милләтләр атналыгы уңаеннан чара уздырды
Төрле илләрдә кешеләр әлеге атналык уңаеннан шигарьләр тотып чыккан. Бу хакта “Сөргендәге Татарстан хөкүмәте” үз Telegram каналында
язды.

АКШта яшәүче Камил Сукаев 25 июньдә БМО бинасы каршында пикетта басып торган.

“Бу атнда милләтләр турында күп әйтелде. Әмма кеше хокуклары, азатлык, халыкларга үз киләчәген үзләренә билгеләү мөмкинлеген бирү бер атнага гына сыеша торган тема түгел. Бу көндәлек чынбарлык…”, ди ул.

Сукаев сүзләренчә, кайвакыт бер кеше генә берни хәл итә алмый һәм берни үзгәртә алмый кебек.

“Әмма еш кына күп үзгәрешләр шул бер кеше гамәленнән, бер сөйләшүдән башлана. Мин битараф булмаган, үз мәдәниятләрен, телен, хокукларын тыныч юл белән саклаучы кешеләргә рәхмәтлемен”, ди ул.

Аның сүзләренчә,”Әсир милләтләр атнасы” тәмамлана, әмма җаваплылык һәм эш дәвам итә.

▪️АКШ президенты Доналд Трамп 2026 елның 19-25 июлен “Әсир милләтләр атналыгы” дип игълан итте (Captive Nations Week). 

https://t.me/azatliqradiosi/31414

https://tatar-toz.blogspot.com/2026/07/blog-post_383.html

https://kashapov-rafis.livejournal.com/812932.html?newpost=1

https://x.com/akhmerov_marat/status/2082101437052391746

Leave a Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *

Scroll to Top