Башкортстан Республика көне белән иң ихлас һәм җылы котлауларыбызны кабул итегез!
Башкортстан – борынгы тарихлы, матур табигатьле һәм талантлы халкы булган җир. Башкорт һәм татар халыклары башына килгән сынаулар, шул исәптән урыс империясе тарафыннан гасырлар буена дәвам иткән геноцид, сезнең һәм безнең азатлыкка омтылышыбызны сындыра алмады. Башкортлар исән калдылар, үзләренең үзенчәлекләрен саклап калдылар һәм бәйсезлек өчен көрәшүләрен дәвам итәләр. Бүген яңа буын үсте – белемле, горур һәм Башкортстан Республикасын Россия оккупациясеннән тулысынча азат итү өчен көрәшне дәвам итәргә әзер.
Без ирекле һәм бәйсез Башкортстанның Бәйсезлек көнен горурланып билгеләп үтәр вакыты килер дип ышанабыз. Бу мөһим бәйрәм барыбызны да берләштерә, безнең уртак бай тарихыбыз, мәдәниятебез, динебез һәм гореф-гадәтләребез белән горурланабыз.
Котлыйбыз! Башкортлар АЛГА!
Ихтирам белән, Сөргендәге мөстәкыйль Татарстан хөкүмәте
https://tatar-toz.blogspot.com/2026/10/blog-post_11.html
.jpg)

