Франкфуртта узган “Син ялгыз түгел” акциясендә Фазыл Вәлиәхмәтовка да хат язганнар

 

3 июнь көнне Казандагы мәхкәмә Вәлиәхмәтовны сак астында тоту вакытын тагын ике айга озайтты.

Майндагы Франкфурт шәһәрендә Русиядәге сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү чарасында татар милли хәрәкәте вәкиле, сәяси тоткын Фазыл Вәлиәхмәтовка да хат язылган. Бу хакта Азатлыкка чарада катнашучы татар активисты сөйләде.

Аның әйтүенчә, шул юл белән активист Вәлиәхмәтовка теләктәшлек белдерергә теләгән. Хат өлешчә татарча язылган. Теләктәшлек сүзләреннән тыш хатта татарларның Вәлиәхмәтов эшен игътибар белән күзәтүе, аның ялгыз булмавы әйтелгән.

Франкфуртта Русиядәге сәяси тоткыннарга теләктәшлек йөзеннән хатлар язу чарасы “Син ялгыз түгел” акциясе кысаларында оештырылды. Мондый чаралар дөньяның дистәләгән шәһәр-илләрендә узды.

https://www.azatliq.org/a/33441360.html
https://tatar-toz.blogspot.com/2025/06/blog-post_14.html

Leave a Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *

Scroll to Top