Без – татарлар!

Без – татарлар!Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без – татарлар!
Татар исемен без
Иң-иң озак йөрткән бер халык.

Без – татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре.
Без – татарлар!
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде!

Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Без – татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.

Без – татарлар!
Бик күп татарларның
Барын бергә җыйган татарлар.
Я, әйтегез, җирдә
Бездән көчле,
Бездән эшчән нинди татар бар?

Без – татарлар:
Болгар татарлары,
Себер татарлары,
Нугай татарлары,
Мишәр татарлары,
Типтәр татарлары,
Нократ татарлары,
Керәшен татарлары –
Тагын бик күп, бик күп татарлар.
Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,
Тик бер генә туган телебез,
Тик бер генә туган илебез! 
(Гәрәй Рәхим)

Leave a Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *

Scroll to Top