«ФСБ пытается создать статистику, обвинив детей в «организации марша за отделение от России», это является примером деградации чекистов. Следующим шагом может стать аресты бабушек в деревнях и обвинения в финансировании общественное движение народов Поволжья – «Свободный Идель – Урал», — говорится в апелляции.
4 февральдә 18 яшьлек Казан студенты Марат Мосыйфуллинның кулга алынуы билгеле булды.
“Хөкем карары бик кырыс”. Татарстанда тагын бер кеше Телеграмда язган сүзләре өчен җәза алды
Егет шулай ук Татарстанны Русиядән аеру турында да үз фикерләрен җиткергән дип белдерә тикшерү. Имеш, ул 2023 елның октябрендә 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алып, Хәтер көненә йөреш уздырырга тәкъдим иткән.
Бу вакытта Марат Мосыйфуллинга 17 яшь булган. Хакимият тарафлы “Татарская Якудза” телеграм каналы егет Русиядә “теләнмәгән” оешма дип танылган “Азат Идел-Урал” хәрәкәте эшендә катнашкан дип ышандырырга тырышты.
“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Казанда митинг һәм йөреш оештырырга җыенмавын белдерде.
“ФСБның Татарстан идарәсенең балаларны “Русиядән аерылу өчен марш оештыруда” гаепләп статистика ясау омтылышы — чекистларның деградациясе үрнәге. Алга таба авылларда әбиләрне кулга алу һәм “Азат Идел-Урал”ны финанслауда гаепләү булачак”, диелә мөрәҗәгатьтә.
https://www.azatliq.org/a/33302936.html
https://tatar-toz.blogspot.com/2025/02/blog-post_17.html


