Чаллы мәхкәмәсендә Зиннур Әһлиуллинның җинаять эше белән бәйле чираттагы утырыш булган

 

Зиннур Әһлиуллин. Архив фотосы.


Чаллы мәхкәмәсендә Зиннур Әһлиуллинның җинаять эше белән бәйле чираттагы утырыш булган

Бүгенге утырышта прокурор Әһлиуллинның “урыс теленә һәм халкына карата милләтара дошманлык һәм нәфрәт уятуда”, татар дәүләтчелегенең тарихи фактларын бозуда гаепләүче документлар укыган. Активист бәйсез белгечләрнең өстәмә экспертиза ясавын сораган. Чираттагы утырыш 13 мартта булачак.

Бүген, 5 февральдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсендә татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы ачылган җинаять эше белән бәйле чираттагы утырыш узган. Мәхкәмә утырышына Казан, Әлмәт һәм Алабугадан да вәкилләр килгән. Бу хакта үзләрен “Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте” дип атаучы төркемнең Telegram-каналында хәбәр ителде.

Утырышта прокуратура вәкиле Әһлиуллинны “урыс теленә һәм халкына карата милләтара дошманлык һәм нәфрәт уятуда”, татар дәүләтчелегенең тарихи фактларын бозуда гаепләүче фактлар, документлар укыган. Бу материаллар белгечләр ясаган нәтиҗәгә нигезләнгән.

Зиннур Әһлиуллин исә тарихчылар һәм лингвистларның нәтиҗәсе белән килешмәгән, бәйсез белгечләрнең өстәмә экспертиза ясавын сораган.

Киләсе мәхкәмә утырышы 13 мартта булачак диелә.

https://www.azatliq.org/a/challi-mahkamasenda-zinnur-ahliullinning-jinayat-eshe-belan-bayle-chirattagi-utirish-bulgan/33304406.html

https://tatar-toz.blogspot.com/2025/02/blog-post_6.html

Leave a Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *

Scroll to Top