
Трампны Франция президенты Эммануэль Макрон һәм НАТО баш сәркатибе Марк Рютте, Германия канцлеры Олаф Шольц, Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен, Молдова президенты Майя Санду, Европа шурасы башлыгы Шарль Мишель, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Чехия премьер-министры Петр Фиала, Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян, Кыргызстан президенты Садыр Жапаров һәм башкалар котлады. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков исә Путин Трампны сайлауларда җиңүе белән котларга ниятләми, диде. “АКШ – “дус булмаган” ил, ул Русиягә каршы сугышка җәлеп ителгән”, дип тә искәртте.
https://www.azatliq.org/a/torle-illarneng-liderlari-trampni-jingue-belan-kotladi-/33190074.html
https://tatar-toz.blogspot.com/2024/11/blog-post_6.html