Татарның латин язуына күчүен тыю федерализмга каршы һөҗүм булып тора

Латин язуында башкарылган татарча элмә такта


Татарның латин язуына күчүен тыю федерализмга каршы һөҗүм булып тора

Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов бүген 2002 елның декабрь вакыйгаларын искә төшерә. Моннан 22 ел элек Мәскәү татарларга латин язуына күчүне тыйды, ә татар милләте исә бу тыю белән ризалашырга мәҗбүр булды.

2002 елның 11 декабрендә Русиядә федерация дип саналган ил өчен бик сәер “Бердәм графика нигезләре турында” дигән канун кабул ителде. Әлеге канунда Русиядәге бар дәүләт телләре, шул исәптән, милли республикалардагы да, фәкать кирил язуын гына кулланырга тиеш дигән шарт кертелде. Формаль яктан бу канун башка графикаларны да рөхсәт итә итүен, әмма Мәскәү түрәләре аның нинди максатларда кабул ителгәнен әллә ни яшереп тә тормый: бу нәкъ менә татар телен латин язуына күчермәс өчен эшләнә, бу Мәскәүнең ачыктан-ачык Казанга аяк чалуы.

Шулай итеп әлеге федераль канун Татарстанда 1999 ел көзендә кабул ителгән “Татар әлифбасын латин язуы нигезендә торгызу” турындагы канунны сызып ташлый (татар теле латин имлясен инде 1920-30нчы елларда кулланган иде).

Татарстанның латин язмасына кайтырга тырышуы Мәскәүдәге урыс милләтчеләрендә, төрле шовинистик төркемнәрдә нәфрәт белән сугарылган шау-шу чыгарды. Бу Казанны сепаратизмда гаепләүләрне янә күтәреп җибәрде. Медиа чараларында татарларның латинны куллануы илдәге “бар төрки этносларны урыс социал-мәдәни парадигмасыннан аеруга юнәлдерелгән бер пантюркист проект булып тора” дигән бәяләмәләр күренде. 

https://www.azatliq.org/a/33234764.html
https://tatar-toz.blogspot.com/2024/12/blog-post_18.html

Leave a Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *

Scroll to Top