Украина Югары Радасына Татарстан Республикасы бәйсезлеген тану турындагы Резолюция проектын кабул итү турында гариза.


Украина Югары Радасына Татарстан Республикасы бәйсезлеген тану турындагы Резолюция проектын кабул итү турында гариза.

Хөрмәтле Украина Җөмһүриятенең Югары Рада депутатлары!

Без, бу петициягә имза куйганнар — сезгә зур ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез.  Татарстан Республикасының дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану хакында  № 8195 Карар проекты 2022 елның 9 ноябрендә рәсми рәвештә теркәлгән. Шул проектны  Югары Радада кабул итүегезне үтенәбез.

2025 елның 30 августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 35 ел тула. Әмма бу акт соңгы дистә ел эчендә тормышка ашырылмады. Хәзерге вакытта Татарстан әле дә «Русия Федерациясе» дип аталган, федератив структура билгеләрен югалткан, хакыйкатьтә үзәкләшкән империягә әйләнгән бер дәүләт эчендә.

1991 елда 14 халык Мәскәү импeриясеннән азат булып, үз дәүләтен төзи башлады. Татар халкы да шулар арасында булырга мөмкин иде, әмма Татарстан 33 ел дәвамында халыкара яктан танылмаган бәйсез дәүләт булып калды.

Татарстан Республикасының танылмаган бәйсез дәүләт булуын дәлилләүче аргументлар белән танышуны тәкъдим итәбез:

1.1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте.

2. 1992 елның мартында элек автоном булган республикалар, өлкәләр, төбәкләр (алар элек РСФСР һәм СССР составында иде) Федератив килешүне имзалап, Россия Федерациясен төзеде. Шул килешүне Чечня белән Татарстан имзаламадылар.

Свернуть

3. 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы хакында референдум узды. «Сез Татарстан Республикасын суверен дәүләт итеп танырга, аны халыкара хокук субъекты итеп, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, илләр белән тигез хокуклы килешү нигезендә мөнәсәбәтләр кора алыр дип риза буласымы?» – дигән сорауга республика ватандашларының 61,4% ы уңай җавап биргән. Референдумда халыкара күзәтүчеләр катнашты. Референдум алдыннан Бөтен татар иҗтимагый Үзәге Президиумы әгъзасы Илдус Садыйков АКШка юл тотып, Конгресс алдында чыгыш ясаган һәм өч конгрессменны күзәтүче итеп Татарстанга алып килгән. Алар референдум барышын күзәткән. Нәтиҗәләрнең легитимлыгы АКШ Хельсинки комиссиясе тарафыннан расланган.

4. Референдум нәтиҗәләре нигезендә, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Советы Татарстан Конституциясен кабул итте. Конституциянең 1‑нче маддәсендә: «Татарстан Республикасы – республиканың күпмилләтле халкының ихтыярын һәм мәнфәгатьләрен чагылдырган суверен демократик дәүләт» дип әйтелгән.

5. 1993 елның 12 декабрендә Русия Федерациясенең Конституция проекты буенча бөтенхалык тавыш бирүдә Татарстан гражданнары катнашмаган.

1994 елның 15 февралендә Русия Федерациясе белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлү һәм үзара тапшыру турында дәүләтләр арасында килешү имзаланган.

2002 елда Татарстан суверенитетына һөҗүм башланды. Мәскәүнең басымына буйсынып, Конституциянең 1‑нче маддәсе «Русия Федерациясенең субъекты» дип үзгәртелде. Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 1‑нче маддәне үзгәртергә хокуклары юк иде, чөнки үзгәреш өчен  референдум таләп ителгән иде. 1992 ел референдумы нәтиҗәләре юкка чыгарылды. Бу хәл Татарстанда Конституцияга каршы дәүләт үзгәреше булуын тәшкил итте.

1992 ел Конституциясенең 1‑нче маддәсен көчләп үзгәртү безнең өчен легитим түгел. Бу Конституцияне бозу, Мәскәү басымында, Татарстан халкы ихтыярынна каршв ясалган эш.

Империя өлеше рәвешендә 35 ел   дәверендә Татарстан күпне югалтты: президент институты бетерелде, Конституциядән суверенитет турында маддә алынды, милли активистларга репрессияләр көчәйде, татар теле системалы дискриминациягә дучар булды, лингвоцид сәясәте алып барыла, милли ресурслар Мәскәү файдасына файдаланыла. Татарлар мәжбүри русчалаштыруга дучар була, мәдәни һәм тарихи үзенчәлектән мәхрүм ителә.

Русиянең Украинага каршы җинаятчел сугышында татарлар катнашуы аеруча борчу тудыра. Татарстан чын бәйсезлеккә ия булса, бу сугышка кермәгән булыр иде. Әммә хәзер меңнәрчә татар мәҗбүри мобилизацияләнеп, туплар өчен ит буларак кулланыла. Бу этноцид, геноцид һәм татар халкының киләчәген юк итү.

Шуңа күрә Украина Югары Радасын Татарстанны бәйсез дәүләт итеп тану мөмкинлеген карарга чакырабыз.

Татарстан мең еллык тарихка, уникаль мәдәнияткә һәм көчле   үзбилгеләнү хокукына омтылышка ия. РФ эчендә автономия бетерелгәч, Республика үзенең сәяси киләчәген хәл итү мөмкинлегеннән мәхрүм булды.

Мәскәүнең империячыл сугышы дәвам иткәндә, халыкара хокук системасы җимерелгәндә, Украинаның ярдәме тарихи гаделлек, сәяси көч һәм әхлакый лидерлык күрсәткече булыр иде.

Татарстанны бәйсез дәүләт итеп тану ул:

Русия Федерациясенең колонияларын азат итүгә ярдәм,

басылган халыкларга халыкара бердәмлек үрнәге, Евразиядә яңа гадел иминлек системасы төзелешенә өлеш кертәчәк.

Сезгә мөрәҗәгать итәбез:

проектны карап, кабул итүне сорыйбыз.

Бу Татарстан һәм башка русия халыкларына, ирек, намус һәм бәйсезлек өчен көрәшүчеләргә ярдәм хәбәре җибәрү булыр иде.

Украина тарафыннан ярдәм — колониаль мирасны җимереп, ирекле киләчәк төзүгә омтылган миллионлаган кешеләр өчен мөһим билге булыр иде.

БМО Уставы, халыкара хокук, Халыкара граждан хокуклары пактының 1‑нче маддәсендә каралган халыкларның  хокукына туры килеш, Татарстан халкының дәүләт суверенитетын торгызу омтылышын хуплыйбыз.

Бу петицияне имзалап, Татарстан өчен ирек тавышына әверелегез!

Хөрмәт белән,

Рафис Кашапов — Бәяндәге Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры;

Фәрит Зәкиев – Бөтентатар Иҗтимагый үзәге Рәисе;  

Вил Мирзаянов — Бәяндәге Татарстан Хөкүмәтенең Хөрмәтле киңәшчесе;

Аида Абдрахманова — Милли һәм дини эшләр буенча премьер-министр урынбасары;

Марат Ахмеров — Хокукый һәм закон чыгару эше буенча премьер-министр урынбасары;

Рәмил Абдрахманов — Эчке иминлек буенча премьер-министр урынбасары;

Иса Садыков — Азәрбайҗан Республикасында Почётлы консул;

Вячеслав Сивчик — Беларус Республикасында Почётлы консул;

Зөфәр Зайнуллин — Латвия Республикасында Илче;

Камил Сукаев — Америка Кушма Штатларында Илче;

Раушан Гизатуллин — Бавария Республикасында вәкил;

Дмитрий Кузнецов — Финляндия Республикасында вәкил;

Николай Башмаков — Франция Республикасында вәкил.

Адресат: Украина Югары Радасы / депутатлары

Категория: Сәясәт, Халыкара мөнәсәбәтләр, Халык хокуклары

Нәшер телләре: украин, инглиз, татар, рус

https://tatar-toz.blogspot.com/2025/07/blog-post_46.html

Leave a Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *

Scroll to Top