Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылды

Фазыл Вәлиәхмәтов

Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылды

70 яшьлек активист “ВКонтакте”дагы язмалары өчен кулга алынган иде.

“Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал” проекты Фазыл Вәлиәхмәтовны сәяси тоткын дип таныды. Бу хакта проектның Telegram-каналында хәбәр ителә.

— Вәлиәхмәтовка карата кулланылган гаскәрне кабаттан дискредитацияләү турындагы маддә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң фикер иреген бастыру өчен булдырылган. Ул сугышка һәм Русия хакимиятенә каршы теләсә нинди тәнкыйтьне тыя, ягъни фикер белдерү иреген бозу булып тора.  Терроризмны аклау турындагы маддә дә Русия хакимияте тарафыннан еш кына хакимияткә каршы фикердәгеләрне, беренче чиратта сугышка каршы чыгучыларны эзәрлекләү өчен кулланыла. Вәлиәхмәтовка карата бу маддә нигезендә куелган гаепләүләр нигезсез һәм сәяси, — диелә проектта.

https://www.azatliq.org/a/33438133.html

https://tatar-toz.blogspot.com/2025/06/blog-post_10.html

Leave a Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *

Scroll to Top